Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

9 бөгелмәлене үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штрафка тарттылар.

2020 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан Бөгелмә шәһәренең тугыз кешесенә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.6.1нче маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында эшләр каралды һәм 9 бөгелмәле административ җаваплылыкка – штрафка тартылды.

Бу атна дәвамында гражданнарга шул ук маддә буенча 30 беркетмә төзелде, әйткәнебезчә, 9  беркетмә судта каралды, калган материаллар шулай ук судка җибәрелде.

Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының әлеге маддәсе гражданнарга 1меңнән 30 мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә җәза бирүне күздә тота; вазыйфаи затларга ул: 10 меңнән 50 мең; юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга – 30 меңнән 50 мең; юридик затларга – 100 меңнән 300 йөз мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса