Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

8 март белән!

Чара “Hand made на досуге” программасын кулланып, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, иҗади сәләтләрне арттыру, катнашучыларның эмоциональ киеренкелеген бетерү максатыннан үткәрелде.

      8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Бөгелмә “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Елена Крутякова һәм Альбина Титова балигъ булмаган балалар белән төркемле дәрес уздырганнар. Чара “Hand made на досуге” программасын кулланып, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, иҗади сәләтләрне арттыру, катнашучыларның эмоциональ киеренкелеген бетерү максатыннан үткәрелде. Балаларга конфет һәм гофр кәгазьдән лалә чәчәкләре ясарга тәкъдим иттеләр, алар бу чәчәкләрне соңыннан үз әниләренә, әбиләренә, сеңелләренә бүләк итә алачак.

Эш барышында балалар үзара актив аралаштылар, гөлләмә ясау өчен сайланган чәчәк гаммалары турында фикер алыштылар, аларны төрү кәгазен кулланып матур итеп бизәргә өйрәнделәр.

Чәчәк бәйләмнәре бик матур һәм зәвыклы килеп чыкты, балалар үзләренең якыннары өчен бүләкләрдән канәгать калдылар.

Елена КРУТЯКОВА,

социаль эшләр буенча белгеч

Альбин ТИТОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса