Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

7нче гимназиядә янгын чыккан

Янгын вакытында кешеләр зыян күрмәгән, урында янгын сүндерүчеләр эшли.

Шәһәребезнең 7нче гимназия түбәсендә янгын башлангач, балаларны һәм хезмәткәрләрне урамга чыгарганнар.

Бүген көндез 112 бердәм чакыру номерына Җәлил урамындагы 7нче гимназиядә янгын чыкканлыгы турында хәбәр килгән. Бинаның түбәсен ут чолгап алуы ачыкланган.

Уку йорты администрациясе 850 кешене, шул исәптән 54 гимназия хезмәткәрен гимназиядән чыгарган.

Урында 12 берәмлек янгын техникасы һәм 27 хезмәткәр эшли. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X