Яңалыклар
77 яшьлек әби аянычлы авария ясаган
Татарстанда 77 яшьлек пенсионер хатын-кыз «Ока» машинасында авария ясаган.
Бу хәл Яр Чаллы янында була. Чаллыда яшәүче әби көйләнми торган юл чатында сулга борылганда каршыга килүче машинага юл бирми. Нәтиҗәдә «Mercedes-Benz GL450» белән бәрелешә. 21 ел машина йөртү стажы булган әби вакыйга булган урында һәлак була. Ә чит ил машинасындагы...
Татарстанда 77 яшьлек пенсионер хатын-кыз «Ока» машинасында авария ясаган.
Бу хәл Яр Чаллы янында була. Чаллыда яшәүче әби көйләнми торган юл чатында сулга борылганда каршыга килүче машинага юл бирми. Нәтиҗәдә «Mercedes-Benz GL450» белән бәрелешә. 21 ел машина йөртү стажы булган әби вакыйга булган урында һәлак була. Ә чит ил машинасындагы 39 яшьлек пассажир, 25 яшьлек хатын-кыз һәм 13 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алалар. Кызның кулында бер яшьлек бала була, бәхеткә, аңа зыян килми. Алар барысы да Мәскәү кешеләре.
almet-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса