Җәйге чорда Бөгелмәдә һәм районда 700ләп укучы эш белән тәэмин ителәчәк, шуларның 325е - бюджет оешмаларында.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Моңардан тыш, 375 бала эш бирүче акчалары кулланылган шәһәр һәм район оешма-предприятиеләренә эшкә урнашачак. Бүгенге көнгә 260 яшүсмер эшкә урнашкан инде, шул исәптән 100 кеше - шәһәр мәктәпләренә, 27се - мәдәният һәм...
Җәйге чорда Бөгелмәдә һәм районда 700ләп укучы эш белән тәэмин ителәчәк, шуларның 325е - бюджет оешмаларында.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Моңардан тыш, 375 бала эш бирүче акчалары кулланылган шәһәр һәм район оешма-предприятиеләренә эшкә урнашачак. Бүгенге көнгә 260 яшүсмер эшкә урнашкан инде, шул исәптән 100 кеше - шәһәр мәктәпләренә, 27се - мәдәният һәм спорт учреждениеләренә.
Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, укучыларны күбрәк машина төзү, урман хуҗалыгы һәм геофизиклар оешмасына эшкә алалар.
Хезмәтләре сезонлы эш белән бәйле эш бирүчеләргә балигъ булмаганнарның хезмәтен куллану зур ярдәм булып тора. Хезмәтне дөрес оештырганда алар территорияне җыештыру һәм төзекләндерү, канцелярия һәм курьер эшләрен җиңел башкаралар.
Шулай ук мондый эшләр тәрбиягә дә яхшы йогынты ясый. Бала эшләгән вакытта эш бирүче алдында җаваплылык тоя, хезмәте нәтиҗәсендә әти-әнисенә ярдәм итеп, гаилә бюджетын тулыландыра.