7 апрельдә көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә
Бөгелмәдә алмашынучан болытлы һава фаразлана.
2023 елның 7 апрелендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-16 м/с көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометүзәге.
Бөгелмәдә алмашынучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшемсез. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан 6-11, иртән, көндез урыны белән 16 м/с.кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-3˚. Көндез һаваның максималь температурасы +5..+9˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа