Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Буген бизнеска ярдәм итү чаралары турында вебинар узачак

Вебинарга теләгән һәркем катнаша ала.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе 2020 елның 4 июнендә 11:00 сәгатьтә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр чорында дәүләт һәм региональ ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенә тулырак мәгълүмат бирү максатларында, бизнеска ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары буенча мәгълүмат вебинарына чакыра. 
Вебинарда Идарә вәкилләре сөйләячәкләр: 
- салымнар һәм җыемнар түләүне кичектерү һәм бүлеп түләү процедурасы турында); 
- федераль бюджеттан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү тәртибе турында; 
- алар бизнеста онлайн режимында барлыкка килә торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр. 
Вебинарда катнашу өчен кирәк: 
∙интернет тизлеге кимендә 2 Мбит/с һәм Chrome браузер булган компьютер әзерләргә; ; 
∙ https://online.sbis.ru/Events/e683e170-c528-47c9-9c60-cf207036e84c сылтамасы буенча күчәргә; 
∙ ачылган биттә "Катнашачакмын" төймәсенә басарга.
Вебинар түләүсез үткәрелә. Анда теләгән һәркем катнаша ала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса