30 июль фаҗигаләре
Бу җәйнең санаулы гына булган эссе көннәренең берсе - 30 июльдә районыбызда бер-бер артлы берничә фаҗига була. 16 сәгать 19 минутта "Глонасс+112" системасы аша Надеждино авылындагы буада бер ирнең батканлыгы турында хәбәр алына. Бөгелмәле А.Ю. Останин хатыны һәм бер дусты белән җиләккә барган җирдә су коенырга була. Авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары...
Бу җәйнең санаулы гына булган эссе көннәренең берсе - 30 июльдә районыбызда бер-бер артлы берничә фаҗига була.
16 сәгать 19 минутта "Глонасс+112" системасы аша Надеждино авылындагы буада бер ирнең батканлыгы турында хәбәр алына.
Бөгелмәле А.Ю. Останин хатыны һәм бер дусты белән җиләккә барган җирдә су коенырга була. Авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен буалган, чишмә сулары белән туенып тора торган, әмма коену өчен берничек тә көйләнмәгән ясалма күлгә чума һәм... шуннан чыкмый. Дусты эзләп тә карый, әмма - юкка. Чакырып китерелгән коткаручылар аның гәүдәсен ярдан 4 метр эчтәрәк, 2,5 метр тирәнлектә табып ала...
Шул ук көнне, шул ук сәгатьтә диярлек Карабашта пляж каршында судан 1995 елгы ир-егетнең гәүдәсен чыгарулары турында хәбәр алына. Иркен авылы егете була ул. Исерек хәлдә суга сикерә һәм кире калкып чыкмый. Иптәшләре эзләп табып, судан чыгарып, ясалма сулыш алдырырга тырышып карыйлар, аннары "112" хезмәтенә шылтыраталар. Килеп җиткән "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре аның инде үлгәнлеген генә раслыйлар.
Шул ук көнне Кече Бөгелмәдә бер мунча яна. 15 квадрат метрлы корылма тулысынча янып, сафтан чыкса да, бәхеткә, кешеләргә физик зыян килми. Янгынның сәбәбе, Д. Артемьев әйтүенчә, мич кору һәм аннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәүдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа