Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

3 нче китапханә филиалы “Иҗади эзләнү” премиясе лауреаты

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен бирелә торган "Иҗади эзләнү" премиясе инновацион эшчәнлек өчен иң яхшы үзәкләштерелгән китапханә системаларына бирелә. Бөгелмәнең 3 нче китапханә-филиалы китапханәче Әлфирә Әгъзәмова "Без сәламәтлеккә дәшәбез: Әйе!" клубын оештыруы өчен "Шәһәр китапханәсе" номинациясендә республика премиясенә лаек булды. Оештыру комитеты утырышында РТ Мәдәният министрлыгы вәкилләре, шулай ук,...

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен бирелә торган "Иҗади эзләнү" премиясе инновацион эшчәнлек өчен иң яхшы үзәкләштерелгән китапханә системаларына бирелә. Бөгелмәнең 3 нче китапханә-филиалы китапханәче Әлфирә Әгъзәмова "Без сәламәтлеккә дәшәбез: Әйе!" клубын оештыруы өчен "Шәһәр китапханәсе" номинациясендә республика премиясенә лаек булды.

Оештыру комитеты утырышында РТ Мәдәният министрлыгы вәкилләре, шулай ук, республиканың олы китапханәләре җитәкчеләре катнашты. Премия бирү буенча төп оештыручы - Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, дип хәбәт итә инновацион методик эш һәм китапханә маркетингы бүлеге мөдире Анна ПАХОМОВА.

Газетабызның җәмәгать хәбәрчесе Әлфирә Диниәхмәт кызын без дә чын күңелдән котлыйбыз. Яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6