28 октябрьдә Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
8.00 сәгатьтә башлана.
Бөгелмәлеләрне һәм шәһәр кунакларын 28 октябрьдә Үзәк мәйданда узачак Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. 8.00 сәгатьтә башлана.
Ярминкә эшендә районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары катнашачак. Ассортимент халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.
Ярминкәдә ит, колбаса продукциясе, сөт продуктлары, яшелчәләр, бал, балык һәм башка фермер продукциясе сатып алырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа