Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

28 август көнне Бөгелмә районы мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең традицион август конференциясе узды

Анда Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирү үсеше бүлеге җитәкчесе Любовь Митрофанова һәм Бөгелмә мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбеда катнашты. Конференция барышында үткән уку елында кайсы мәктәпләр яхшы нәтиҗә күрсәткән, ә кайсыларга бераз тырышырга кирәк икәнен билгеләделәр һәм алдагы уку елына максатлар куйдылар.

Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдында беренче булып район башлыгы Линар Закиров чыгыш ясады. Ул дәүләт программалары буенча эшләр баруын җиткерде һәм райондагы һәр белем учагы 1 сентябрьдән укучыларны, студентларны кабул итәргә тулысынча әзер, өч тәрбия һәм белем бирү учреждениесендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды  дип белдерде.

  • Республикакүләм мәгариф өлкәсенең август конференциясендә Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку елына бурычлар билгеләде. Шуларның берсе – дәүләт һәм туган телләрне укыту методикасын камилләштерү. Кадрлар потенциалын үстерү һәм үсеп килүче буында төрле милләт һәм конфессия вәкилләренә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү дә иң алдынгы мәсьәлә булып тора. Безнең мәктәпләр һәм укытучыларның казанышлары югары бәяләнгән. Уңышлы эшчәнлегегез өчен рәхмәт, эшегездә яңа иҗади уңышлар телим, – дигән җылы сүзләр җиткерде район башлыгы.

​​​​​​​

Мәктәпләрнең еллык эшен чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләреннән бәялиләр. Быел 8 укучы Бердәм дәүләт имтиханнарыннан 100 балл җыйган. Аларга 1нче, 2нче, 3нче һәм 6нчы мәктәп укытучылары белем биргән. Алар, әлбәттә, мәгариф идарәсе башлыгы тарафыннан мактау сүзләре ишетте. Ә менә нәтиҗәләре республика дәрәҗәсеннән дә ким нәтиҗә күрсәтүчеләр тәнкыйть сүзләре ишетте.

  • Татарстан районнары рейтингында Бөгелмә – янә беренче, мактаулы урында, – дип сөендерде хезмәттәшләрен Валентина Кульбеда һәм 2018-2019 уку елына укытучылар алдына яңа бурычлар куйды.

Конференциянең беренче өлеше азагында мәгариф өлкәсендә яхшы эш нәтиҗәләре күрсәткән хезмәткәрләр Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына һәм күкрәк билгеләренә ия булды.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Оксана Гайсина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6