Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

27нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасы

Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез.

Безнең бакчада төрле милләт балалары тәрбияләнә. Аларның һәрберсенең туган теле үзенә газиз. Туган тел бәйрәме кысалларында бакчада төрле чаралар булып үтте. Тәрбиячеләр әңгәмәләр, китап күргәзмәләре оештырдылар; мультфильм-нар, призентацияләр күрсәттеләр; төрле халык әкиятләрен укыдылар. Нәтиҗә буларак, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Моңлы минем туган телем” дигән әдәби-музыкаль тамаша оештырдылар. Балалар төрле телләрдә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, түгәрәк уеннар уйнадылар. Килгән кунакларыбызның мордва, мари, үзбәк телләрендә чыгыш ясаулары бәйрәмебезнең яме булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса