26 декабрьдә Бөгелмәдә юеш кар көтелә
Юлларда урыны белән көчле бозлавык, кар боткасы.
26 декабрьдә Бөгелмә муниципаль районы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем, көндез урыны белән бераз кар яуу көтелә. Җил көньяк-көнбатыш, көньяктан - уртача, урыны белән 15-17 м/с кадәр көчле.
Төнлә минималь һава температурасы һәм көндез максималь һава температурасы -2..+3˚. Юлларда урыны белән көчле бозлавык, кар боткасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа