26 апрельдә Бөгелмәдә яшен һәм көчле җил көтелә
Бөгелмә муниципаль районы территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы.
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтә: Татарстан Республикасы территориясендә 26 апрельдә көндез һәм кич белән яшен, көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бөгелмә муниципаль районы территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Минималь һава температурасы төнлә +6..+8˚. Көндез максималь һава температурасы +20..+23˚.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа