Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

250 бөгелмәле Җиңү диктанты язды

Бөгелмәдә “Җиңү диктанты” акциясендә 250 кеше катнашты.

Алар арасыннан 100 кеше диктантны махсус оештырылган ике мәйданчыкта язды, ә 150 кеше онлайн режимда катнашты.

1нче мәктәпнең актлар залында төп мәйданчыкта катнашучыларны Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты, “Единая Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Әнвәр Әхмәдиев сәламләде.

Исегезгә төшерәбез, 75 еллыгы бөтен дөньяда киң билгеләп үтелә торган Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган Бөтенроссия тарихи диктанты, партиянең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында, икенче ел үткәрелә. Ул “Истә тоту өчен белү кирәк” дигән шигар астында уза. Сүз Бөек Ватан сугышы елларында булган хәлләрне истә тоту турында   бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса