24 июньдә Армавир шәһәре «Бөгелмә-Армавир Сабантуе» халык бәйрәмен каршы алачак
Балалар өчен көн дәвамында интерактив мәйданчыклар эшләячәк.
Армавир халкы өчен татар мәдәният үзәгенең, Бөгелмә районы авыл мәдәният йортларының, Үзәкләштерелгән район клублар системасының солистлары һәм фольклор ансамбльләре, «Дружба» халык ансамбле чыгыш ясаячак.
Быел бәйрәм кунаклары татар халкының гореф-гадәтләренә үтеп керә, Халыклар дуслыгы йорты күргәзмәсе экспонатларын күрә, чын татар ишегалдына бара, матур сувенирлар коллекциясен тулыландыра, аларны гамәли иҗат әйберләре ярминкәсендә сатып ала, гер күтәрү һәм армрестлинг буенча ярышларда катнаша, күңелле конкурсларда һәм уеннарда уйный ала. Балалар өчен көн дәвамында интерактив мәйданчыклар эшләячәк.
Моннан тыш, Армавир бәйрәменә милли колоритны милли көрәш өстәячәк. Бөгелмәдән ике көрәшче — Алексей Феоктистов һәм Алексей Захаров — Армавирның баш батыры исеме өчен көрәшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа