24-26 апрельдә «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе узачак
Катнашу бушлай һәм ирекле.
ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, 24-26 апрель көннәрендә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе оештырыла. Чарада яшенә, белеменә һәм һөнәренә карамастан, һәркем катнаша ала.
Быел унберенче тапкыр уздырыла торган акция Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана. Проект «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында туган телне һәм мәдәниятне саклау максатыннан тормышка ашырыла.
Акция 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы инициативасы белән башланып китте. Бүгенге көндә ул дөньяның 26 илен һәм Россиянең 73 төбәген колачлый.
Диктант язу ике форматта каралган: офлайн — махсус мәйданчыкларда (мәктәпләр, университетлар, китапханәләр) һәм онлайн — diktant рәсми сайты аша. Шулай ук текст «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында трансляцияләнәчәк.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, КФУ һәм «Яңа гасыр» компаниясе оештыра. Проектның партнерлары булып ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia