Иртәнге сәгать 4 тә Чаллы полиция бүлегенә кешеләр шалтырата һәм «Лифан» машинасыннан әйбер урлау ихтималы турында хәбәр итә. Алар сигнализация тавышына уянганнар һәм машина янында җилкәсенә рюкзак аскан хатын-кыз гәүдәсен шәйләгәннәр. Районны тикшереп йөргәндә машина басучы кыз «кайнар эздән» тоткарлана. Аның рюкзагында урланган автомобиль аксессуарлары була. Соңрак кызның тагын өч шундый очракта гаепле булуы ачыклана. Машина салоннары эченә ул тәрәзә ватып керә торган була. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
Яңалыклар
22 яшьлек кыз машина талап йөргән
Полицейскийлар берничә автомобильдән әйберләр урлаган 22 яшьлек кызны тоткарлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа