Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

2025 елда бөгелмәлеләр югары уку йортларына яңа кагыйдәләр буенча керәчәк

Документларны тапшыру вакыты сайланган юнәлешкә бәйле.

2025 елның кабул итү кампаниясе яңартылган кагыйдәләр буенча уза. Абитуриентларга бюджет урыннарына конкурста катнашу мөмкинлеген ычкындырмас өчен, барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алырга кирәк.

Укырга керүче өстәмә керү сынауларын тапшырырга тиеш түгел икән, документларны 25 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин. Иҗади яки һөнәри имтиханнар белән юлламаларга керүчеләр өчен соңгы срок — 20 июль.

Абитуриентлар биш вузга кадәр сайлап алырга һәм һәрберсендә биш юнәлешкә документлар бирә ала.

Документларны берничә ысул белән бирергә мөмкин:

— «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша («вузга онлайн керү» сервисы);

— югары уку йорты сайтындагы шәхси кабинет аша;

— шәхсән, кабул итү комиссиясендә.

Вузга керү өчен кирәкле документлар: кабул итү турында гариза, паспорт күчермәсе, аттестат, БДИ нәтиҗәләре, индивидуаль казанышлар турында документлар (әгәр булса), шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык һәм кабул итүгә ризалык керә.

Исегезгә төшерәбез, абитуриентлар шәхси казанышлар өчен бердәм дәүләт имтиханына өстәмә 10 баллга кадәр алырга мөмкин. Алар арасында — спорт уңышлары, ГТО билгесе, волонтерлык эшчәнлеге, олимпиадаларда җиңүләр, ярышларда һәм проектларда катнашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса