2023 ел башыннан Бөгелмәдә 466 бала дөньяга килгән
Май аеннан балаларның тууын «бала тууы» сервисы аша ата — аналар катнашмыйча теркәп баралар.
Бөгелмә мэриясендә 2023 ел башыннан гражданлык хәле актларын теркәү нәтиҗәләре буенча төп социаль-демографик күрсәткечләр турында фикер алыштылар. Доклад белән Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге начальнигы Элла Демченко чыгыш ясады.
2023 ел башыннан Бөгелмәдә 466 бала дөньяга килгән. Май аеннан балаларның тууын «бала тууы» сервисы аша ата — аналар катнашмыйча теркәп баралар. ГХАТ тарафыннан формалаштырылган документ нигезендә ата-аналар баланы балалар бакчасына һәм поликлиникага яздыра алалар, шулай ук хакимият органнарына бармыйча барлык түләүләрне һәм ташламаларны ала алалар. Бүген ГХАТ бүлеге белгечләре супер сервис ярдәмендә 100% бала тууын теркәп бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа