2022 елда Бөгелмәдә һәм районда юл-урам челтәрен ремонтлауга 236 миллион сум акча тотылачак
Атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков 2022 елда нинди участоклар төзекләндереләчәге турында сөйләде һәм күпме акча тотылачагы турында хәбәр итте.
2022 елда Бөгелмәдә һәм районда юл-урам челтәрен ремонтлауга 236 миллион сум акча тотылачак.
Атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков 2022 елда нинди участоклар төзекләндереләчәге турында сөйләде һәм күпме акча тотылачагы турында хәбәр итте.
– Шәһәрнең тулы канлы тормышын юллар һәм тротуарлардан башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Быел шәһәр һәм район буенча юл-урам челтәрен ремонтлау программасын финанслау лимиты 236,3 миллион сум тәшкил итәчәк, – дип хәбәр итте Михаил Владимирович.
Эшләр “Татарстан Республикасы Бөгелмә районында “М-800” вак таш-ком катнашмасын җәеп, юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү” (30 миллион сум), “Бөгелмә муниципаль районы торак пунктларының юл-урам челтәренең гамәлдәге асфальт өслекләрен ремонтлау” (50 миллион сум), “Бөгелмә муниципаль районының җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре” (23,3 миллион сум) программалары буенча башкарыла. Шулай ук шәһәрдә чокырларны ямау эшләре бара. 2022 елда финанслау күләме 10 миллион сум тәшкил итә.
Бөгелмә урам челтәренең 14 участогын ремонтлау буенча өч еллык планның беренче этабын тормышка ашыру да планлаштырылган. 2022 елга расланган лимитны исәпкә алып, 123 037, 28 мең сум күләмендә Калинин һәм Гафиятуллин урамнарын тәртипкә китерәчәкләр.
Район башлыгы Линар Закиров быел ремонт кирәк булган барлык юлларны тәртипкә китерү өчен финанслау җитмәвен билгеләп үтте.
– Без барлык проблемалар турында да беләбез. Юл өслеге торышын күрмибез дип уйларга кирәкми. Бездә һәр чокыр исәптә, әмма юлларны ремонтлау өчен финанс чаралары җитәрлек түгел. Чикләнгән финанслау аркасында барысын берьюлы төзекләндереп булмаячак. Быел юлларның бер өлешен, икенче өлешен – алдагы елларда ремонтлау турында карар кабул итәргә туры килә. Әмма ремонт эшләрен башкарабыз һәм башкарачакбыз, – дип шәрехләде бу хәлне Бөгелмә мэры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа