Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2022 елда Бөгелмәдә 107 социаль әһәмиятле объект төзеләчәк һәм ремонтланачак

Бүгенге көндә 44 республика программасын әзерләү процессына 13 министрлык һәм ведомство җәлеп ителгән.

Социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программалары, милли проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында узган атнада Республика Хөкүмәте йортында сөйләштеләр.

Бүгенге көндә 44 республика программасын әзерләү процессына 13 министрлык һәм ведомство җәлеп ителгән. Бүгенге көндә 22 республика программасы расланды. Шулай ук алты илкүләм проектка керүче 104 объект билгеләнде. Барлык кирәкле килешүләр дә имзаланды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов сүзләренә караганда, 2022 елда Бөгелмә 17 федераль һәм республика программаларында һәм проектларында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса