2021 елның 1 гыйнварыннан татарстанлыларны законнарда нинди үзгәрешләр көтә
2021 елның гыйнварында эшли торган һәм күп кенә россиялеләргә кагылачак мөһим законнар һәм кагыйдәләр турында тулырак мәгълүмат.
МРОТ 12 792 сум булачак
Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы (МРОТ) артачак, ул 12 792 сум тәшкил итәчәк.
2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә, куллану кәрзинен яңадан карауга бәйле рәвештә, минималь хезмәт хакының күләме арттырылачак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясенең Х Гомумроссия съездында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. “2021 елның 1 гыйнварыннан куллану кәрзине яңадан каралачак. Шуңа бәйле рәвештә, хезмәткә түләүнең минималь күләме дә арттырылачак һәм минималь хезмәт хакы стандартлары алга таба да үсәчәк. Әлеге нигездә без бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларындагы үзгәрешләргә караячакбыз”, – диде ул. М. Топилин искәрткәнчә, Хөкүмәт бу юнәлештә Россия Федерациясе субъектларын “катгый контрольдә тотуын” дәвам итә.
Йорт тирәсендә учак ягу тыела
2021 елдан шәхси йортларда яшәүчеләрне яңалыклар көтә.
Яңа елдан башлап, Россиядә шәхси йортлар территориясендә учак ягу һәм чүп-чар яндыру тыела. Әлеге тыю Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1479нчы карарында бәян ителгән. Әмма бу тулысынча тыю түгел. Карарда билгеләп үтелгәнчә, чүпне йорттан, кимендә, 5 метр ераклыкта янгыннан “курыкмый” торган савытларга тутырып яндырырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта мангалда һәм ризык әзерләү өчен билгеләнгән башка шундый урыннарда учак яндыру тыелмаячак. Яңа кагыйдәләрдә торак йортлар яки бакча йортлары тирәсендәге гомуми файдаланудагы территориядә тиз кабынып китүчән калдык-лар чүплеген ясау да тыела.
Тәмәке тартучылар өчен яңа чикләүләр
Медицина учреждениеләрендә, кибет һәм сәүдә нокталарында, базаларда һәм склад бүлмәләрендә тәмәке тарту тыела.
Чикләүләр Хөкүмәтнең “Янгынга каршы режим кагыйдәләрен раслау турында”гы карары белән җайга салына. Тәмәкене махсус билгеләнгән урыннарда гына тартырга рөхсәт ителәчәк. Ул зоналар “Тәмәке тарту өчен урын” дигән табличка белән махсус билгеләнергә тиеш. Тәмәке тарту шулай ук икмәк кабул итү пунктлары, кыяклы массивлар һәм печәнлек җирләре территорияләрендә, мәктәпләрдә, университетларда һәм балалар бакчаларында, транспортта, бензоколонкаларда һәм нефть чыгару предприятиеләрендә, шартлаткыч матдәләр һәм ягулык сыеклыклары җитештерү заводларында, шартлау һәм янгын куркынычы булган участокларда тыела.
Электрон хезмәт кенәгәләре
1 гыйнвардан беренче тапкыр эшкә урнашкан хезмәткәрләргә бары тик электрон хезмәт кенәгәләре ачыла.
Электрон форматны сайлаучылар яңа төр документка үз стажлары турында 2020 елга кадәр язылган язмаларны кертә алачак. Алга таба хезмәт стажы турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша да алырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа