Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2021 елда мөселман бәйрәмнәре көннәре билгеле

2021 ел Һиҗри буенча 1442 елның уртасына һәм ахырына, 1443 елның башына һәм уртасына туры килә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Һиҗри исәп буенча 1442-1443 ел, ягъни Милади белән 2021 ел өчен мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәрнең билгеле булуы хакында хәбәр итә.

2021 ел Һиҗри буенча 1442 елның уртасына һәм ахырына, 1443 елның башына һәм уртасына туры килә. Һиҗри буенча календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана.

Мөселман календаре буенча айларның башлануын һәм тәмамлануын билгеләгәндә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик хисапларга таяна.

Шулай итеп, 2021 елда Рамазан-шәриф ае 13 апрельдә (сишәмбе) башланачак һәм 30 көн дәвам итәчәк. 2021 елның 13 маенда – Ураза бәйрәме.

Икенче мөселман бәйрәме – Корбан гаете 20 июльдә (сишәмбе) билгеләп үтеләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X