Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2021 елда Бөгелмәдә беренче игезәк балалар тууы теркәлде

Икеләтә могҗиза – ике матур малай Гөлфия һәм Илдар Мөхәммәтшиннар гаиләсендә туды.

Бөгелмәнең ЗАГС бүлегендә бу елның беренче игезәкләре теркәлде. Икеләтә могҗиза – ике матур малай Гөлфия һәм Илдар Мөхәммәтшиннар гаиләсендә туды. Сабыйлар 5 март көнне бер минут аерма белән дөньяга килә. Нәниләргә Самир һәм Рамир дигән исемнәр бирәләр.Туу турында таныклыкларны тапшырганда, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән бәхетле әнине игезәкләр туу белән котладылар, гаиләгә иминлек, бәхет, игелек, шулай ук балаларны тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса