2021 елда Бөгелмәдә 11 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелгән
Барлыгы 14 сәүдә ноктасы куелган иде.
Шимбә көнне, 11 декабрьдә, Бөгелмәдә яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ул, гадәттәгечә, шәһәрнең үзәк мәйданында оештырылган иде. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев хәбәр итте.
Барлыгы 14 сәүдә ноктасы куелган иде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең табышы 542 мең сум тәшкил иткән.
Бөгелмәдә 2021 ел башыннан бирле барлыгы 11 ярминкә уздырылган. Гомуми керем - 10 миллион 217 мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа