2020 елда Бөгелмәдә 40 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк
Ишегалды территорияләренең гомуми мәйданы 900 мең квадрат метр тәшкил итә.
“Безнең ишегалды” Президент программасын Бөгелмә муниципаль районында гамәлгә ашыру турында “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов сөйләде.
2020 елдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан “Безнең ишегалды” республика программасын башлау турында карар кабул ителгән иде. Программаның максаты – Татарстанның барлык күпфатирлы йортларында, халыкның теләкләрен исәпкә алып, ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм эшләрне яхшы сыйфатлы итеп башкару.
Ишегалларны төзекләндерү проектлары халык белән килешенеп эшләнә. Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елда Бөгелмәдә эскиз проектларын гамәлгә ашыруга керешелде, халык белән очрашулар узды, семинарлар оештырылды.
Гомумән алганда, “Безнең ишегалды” программасы буенча тормышка ашырылырга тиешле 6 төр эш билгеләнде: юллар, тротуарлар булдыру, яктыртуны тәэмин итү, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, каты коммуналь-көнкүреш калдыкларын урнаштыру урынын әзерләү, комлы мәйданчыкларда балалар җиһазлары урнаштыру.
Бөгелмә муниципаль районында әлеге программа 267 ишегалды территориясе өчен формалаштырылган, анда күпквартирлы 878 йорт (2 710,4 мең квадрат метр мәйдан) кертелгән.
2020 елда безнең районда 900 мең квадрат метр мәйданда 40 ишегалды территориясендә эшләр башкарылачак.
Бүгенгә барлык проект-смета документлары “Нефтегазстрой” оешмасы тарафыннан башкарылган, йортта яшәүчеләр һәм программаның координаторы белән килештерелгән. Генераль подряд оешмасы итеп “Жилсервис” компаниясе билгеләнде. Субподряд оешмасы – “Нур” ҖЧҖ.
Бүгенге көндә 40 ишегалды территориясенең 21ендә эшләр башланган, әзерлек дәрәҗәсе әле төрлечә. Килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен АЛЕРТ программасы буенча “онлайн” форматында халык белән эш оештырылды. Бу вакыт эчендә 366 мөрәҗәгать килгән, аларга җаваплар бирелгән.
Төзү-монтажлау эшләрен 2020 елның сентябрендә төгәлләү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа