2020 елда Бөгелмә юллары нинди программалар кысаларында төзекләндерелде?
2020 елда Бөгелмә муниципаль районында 4 программа гамәлгә ашырылган.
Бөгелмә районындагы “Торак пунктларда асфальт өслекле ремонтлау” программасы кысаларында 9 урам участогы ремонтланган.
«Вак таш катнашмасыннан юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү» программасы буенча шәһәр һәм районның 15 урамы, шул исәптән Карабаш бистәсенең 15 урамы ремонтланды.
«Гомуми кулланылыштагы җирле әһәмияткә ия юлларында юл эшләре» программасы буенча 14 объект төзекләндерелде: тротуарлар, яңгыр суын агызу, юл кырыйларын ремонтлау, тукталыш павильоннары.
Муниципаль юл фондында тупланган акча исәбенә 19 объектны тәртипкә китерәләр, 95 юл билгесе куялар, 17 ясалма тигезсезлек урнаштыралар.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ программасы хисабына Ягъфәров урамында һәм Герцен-Калинин урамыннары чатында заманча светофорлар куялар.
Деповская урамында светофор Т7җайланмасы белән җиһазландырыла. Совет урамы чатында яңа светофор объектын монтажлау төгәлләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа