Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2020 ел нәтиҗәләре: Карабашта хисап сессиясе узды

Чыгышының ахырында Линар Закиров Карабашның барлык депутатларына һәм халкына уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Бөгелмә районы Карабаш авылында җирлек Советының отчет сессиясе булып узды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты.

Җирлек башлыгы Илдар Җәләев бистә халкын эш нәтиҗәләре белән таныштырды. 2020 елда халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, шактый әһәмиятле вакыйгалар булган.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров шәһәр һәм районның социаль-икътисади хәле турында кыскача доклад белән чыгыш ясады. Ул Карабашның Бөгелмә районының горурлыгы булуын билгеләп үтте. Бистә үсә, көннән-көн яхшыра бара.

Чыгышының ахырында Линар Закиров Карабашның барлык депутатларына һәм халкына уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Гадәттәгечә, сессия ахырында бистәдә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса