Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

2019 елга ял һәм бәйрәм көннәре

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елга производство календарен чыгарды. Әлеге мәгълүмат ведомство сайтында урнаштырылган.

Халыкара хатын-кызлар көненә 8, 9, 10 мартта ял итәбез.

Яз һәм хезмәт бәйрәменә 1 майдан 5 майга кадәр, Җиңү бәйрәменә 9 майдан 12 майга кадәр ял була.

12 июньдә – Россия көне, 30 августта – Республика көне, 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә – Татарстан Конституциясе көне – болар да ял көне була.

22 февральдә, 7 мартта, 30 апрельдә, 8 майда, 3 һәм 11 июньдә, 29 августта, 5 ноябрьдә һәм 31 декабрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарак була.

Моннан тыш, 4 июньдә Ураза гаете, 11 августта Корбан гаетенә дә ял көне бирелә.

Фото: https://pixabay.com | MonikaDesigns

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса