Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

2019 елда кайсы товарларның бәяләре артачак?

Киләсе елда Россиядә товарлар кыйммәтләнә. Бу турыда Үзәк банкның акча-кредит сәясәте докладында әйтелгән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Бу Өстәмә кыйммәткә салым (НДС) һәм тәмәке эшләнмәләренә, бензин, дизель ягулыгына һәм автомобильләргә акцизлар арту, шулай ук Россия шәрабына һәм шампан шәрабына ташламалы акцизларны бетерүгә бәйле.

Үзәк банк фаразлары буенча ягулыкка һәм тәмәкегә уртача бәя 4,6 процентка,ә шәрабка 0,9 процентка, автомобильгә 0,2 процентка артачак.

Бу товарларга бәя арту, үз чиратында, башка категорияләр бәясенә дә йогынты ясаячак. Шулай итеп, транспортлау чыгымнары аркасында азык-төлек, кием-салым, аяк киеме һәм көнкүреш техникасына да бәя артачак. Транспортка түләүдән тыш, бәягә арткан Өстәмә кыйммәткә салымны да өстәячәкләр. 

 

чыганак - tatar-inform.tatar

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf