Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

2018 елда бәйрәм көннәре күчереләчәк

Ял һәм бәйрәм көннәрен дөрес куллану максатыннан, Россиянең Хезмәт министрлыгы РФ Хөкүмәтенә 2018 елдагы ял һәм бәйрәм көннәрен күчерү турындагы карар пректын әзерләде. Бу хакта "Башинформ" яза. 2018 елда берничә бәйрәм көне ял көннәре белән туры килүне исәпкә алып, Россиянең Хезмәт министрлыгы аларны түбәндәгечә күчерергә тәкъдим итә. Ял көннәренә туры...

Ял һәм бәйрәм көннәрен дөрес куллану максатыннан, Россиянең Хезмәт министрлыгы РФ Хөкүмәтенә 2018 елдагы ял һәм бәйрәм көннәрен күчерү турындагы карар пректын әзерләде. Бу хакта "Башинформ" яза.

2018 елда берничә бәйрәм көне ял көннәре белән туры килүне исәпкә алып, Россиянең Хезмәт министрлыгы аларны түбәндәгечә күчерергә тәкъдим итә. Ял көннәренә туры килгән 6 һәм 7 гыйнварны (шимбә һәм якшәмбе), 9 март һәм 2 майга күчерү.

Моннан тыш, әлеге идарә шимбә көннәренә туры килгән 28 апрель, 9 июнь, 29 декабрьне дүшәмбе булган 30 апрель, 11 июнь һәм 31 декабрьгә күчерергә тәкъдим итә.

Шулай итеп, 2018 елда түбәндәгечә ял көннәре булыр дип көтелә:

• 2017 елның 30 декабре - 2018 елның 8 гыйнвары;
• 23-25 февраль;
• 8-11 март;
• 29 апрель- 2 май;
• 9 май;
• 10-12 июнь;
• 3-5 ноябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6