Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2017 елда – дини бәйрәмнәр

29 март - мөселман календаренда изге сана­лган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәй­гамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көн­нәр билгеләп үтелә. Шу­лай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына. 31 март - Рәҗәб ае­ның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичә­се дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ...

29 март - мөселман календаренда изге сана­лган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәй­гамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көн­нәр билгеләп үтелә. Шу­лай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.

31 март - Рәҗәб ае­ның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичә­се дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.

24 апрель - Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәй­гамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә - Аллаһы Тәгаләнең тәхе­те янына кылган могҗиза­лы сәяхәте. Мигъраҗ ура­засы 100 төн ураза тотуга тиңләнә.

11 май - Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәтң. Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догала­рында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы ту­рында карар кабул итә.

21 май - Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул ит­кән көн (310 нчы һиҗри, 922 нче милади ел).

27 май - изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Рамазан аенда иң ка­дерле кичә - Кадер кичә­се (22 июнь).

25, 26, 27 июнь - Гайдел-фитыр. Ураза бәйрә­ме.

31 август- Гарәфә кө­не. Хаҗ кылучылар тара­фыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.

1 сентябрь - Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарс­тан Җөмһүриятендәге бар­лык календарьларда кы­зыл төс белән билгелән­гән.

2, 3, 4 сентябрь - Тәшрикъ көннәре. Бу көн­нәрдә мөселманнар, фа­рыз намазларын укыган­нан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр әй­тәләр.

21 сентябрь - 1439 ел, яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

30 сентябрь - Гашура бәйрәме. Сөнниләр - Ал­лаһы Тәгаләнең ун пәй­гамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар, Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнне мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза то­та.

16 ноябрь - Сәфәр ае башланган көн.

1 декабрь - Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәм­нәрнең берсе - Мө­хәммәд пәйгамбәрнең ту­ган көне. Әлеге изге бәй­рәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләр­дә вәгазьләр укыла, хәер, сәдака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман ил­ләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тан­таналы мәрасимнәр узды­рыла.

Төзүче - Хаҗи Абдулла ДУБИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса