2017 ел: китапханәдә...
...ЭҢГЕР-МЕҢГЕР. Әлеге мизгел быел "Дөньяны коткарырга соңга калма!" дигән киңкырлы баш астында узачак. Яшьләрне бу кичтә экокафе, уен программасы, экошоу, китап дөньясындагы яңалыклар, фотога төшүләр, мастер-класслар, бәйге-викториналар, бүләкләр һәм тагын бик күп төрле тамашалар көтә. Бу көнне китапханәнең бар бүлекләрендәге чаралар да "Табигатьне саклыйк" дигән уртак максатны кызыл җеп итеп...
...ЭҢГЕР-МЕҢГЕР. Әлеге мизгел быел "Дөньяны коткарырга соңга калма!" дигән киңкырлы баш астында узачак. Яшьләрне бу кичтә экокафе, уен программасы, экошоу, китап дөньясындагы яңалыклар, фотога төшүләр, мастер-класслар, бәйге-викториналар, бүләкләр һәм тагын бик күп төрле тамашалар көтә.
Бу көнне китапханәнең бар бүлекләрендәге чаралар да "Табигатьне саклыйк" дигән уртак максатны кызыл җеп итеп ала. Аеруча кызыксынучан укучылар өчен уку залы хезмәткәрләре оештырачак викториналар, "абонемент" мәйданчыгында кече яшьтәге балалар өчен "Гаҗәеп Н2О" чарасындагы тәҗрибәләр, "ТИКО" китап-курчак театры студиясенең Вова исемле малайның чиста су эзләп йөрү маҗаралары - барысы да җанлы һәм кызыклы очрашулар вәгъдә итә. Моннан тыш, пластилин сәнгате белән шөгыльләнүчеләргә мастер-класс (бәясе 50 сум тора), "Дустыңны китапханәгә алып кил һәм приз ал", "Батарейки, сдавайтесь!" акциясе (искергән 5 батарейка алып килеп, 1 яңага алмаштыру) һәм башка тагын күп кенә файдалы чаралар көтә. Китапханәдә эңгер-меңгер 20 апрельдә 18 сәгатьтә башлана.
...ТӨН. Хокукый мәгълүмат алу үзәге бу төндә "Позитиff" арт-студиясенә әйләнәчәк: һинд биюләре буенча мастер-класс, караоке-ринг, театраль этюдлар, китапны сәнгатьле итеп, кычкырып уку - барысы да булачак. "Китапханәдә төн" чарасының төп темасы, әлбәттә, Экология елына багышлана.
Берсеннән-берсе мавыктыргыч чаралар һәр кешене җәлеп итәрлек кызыклы, мавыктыргыч итеп әзерләнә. "Мисс Кис-кис" тамашасы, әдәби-музыкаль чыгышлар, шигырь бәйгесенә йомгак ясау кебек бик күп кызыклы чаралар берсен-берсе алыштырып торачак. Быел килүчеләргә китапханә музееның ишеге дә ачык булачак. "Бөгелмәнең әдәби картасы" интерактив уены шулай ук бик күпләр өчен ачышлар, яңалыклар булып истә калыр. Традицион косметик чаралар мастер-классы, яраткан китап белән фотога төшү, баранка-крендельләр белән тәмләп чәй эчү кебек традицияләр, әлбәттә дәвам иттереләчәк.
Китапханәдә бу төн 21 апрельдә 19 сәгатьтә башлана.
Хөрмәтле китап сөючеләр һәм аларның дуслары, кадерле якташлар, китапханәгә рәхим итегез. Килегез, үкенмәссез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа