Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2016 елның капиталь ремонт эше тәмамлана

Эш тәмамлану алдында тора. Республикада 2016 елда төзекләндерелгән 876 йортның 771ендә алып барылган эшкә нәтиҗә ясалган инде, ә Дәүләт торак фонды 323ен кабул иткән. Моннан тыш, Татарстанда 53 балалар бакчасы, 79 мәктәп, 43 мәдәният йорты ремонтланган. Киләсе елда төзүчеләр 43 гомуми белем бирү учреждениесен һәм 145 балалар бакчасын төзекләндерүне планлаштыра....

Эш тәмамлану алдында тора. Республикада 2016 елда төзекләндерелгән 876 йортның 771ендә алып барылган эшкә нәтиҗә ясалган инде, ә Дәүләт торак фонды 323ен кабул иткән.

Моннан тыш, Татарстанда 53 балалар бакчасы, 79 мәктәп, 43 мәдәният йорты ремонтланган.

Киләсе елда төзүчеләр 43 гомуми белем бирү учреждениесен һәм 145 балалар бакчасын төзекләндерүне планлаштыра.

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр лаеклы хезмәт хакы алырга хаклы

Бүген авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хакы түбән. Уртача хезмәт хакы бары 13 800 сум гына икән. Бу - 2015 ел күрсәткече.

- Ә кайбер районнарда ул 10 - 12 мең сумнан да артмый. Былтыргы күрсәткечләрдән дә аз. Без хәзер район муниципалитет башлыклары белән хезмәт хакын күтәрү буенча эш башлап җибәрәчәкбез, - диде ТР азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов 5 ноябрьдә узган видеокиңәшмәдә.

- Бу сорауны контрольдә һәм игътибарда тотыгыз. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең кадерен белү кирәк, - диде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә ахырында.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса