2016 елда Татарстанда мәктәпләр төзү буенча яңа программа старт ала
Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткергән.
Гомумән Россия төбәкләренә әлеге программа буенча 50 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк, ди. Татарстанга күпме өлеш чыгарылачагы әлегә ачыкланмаган. Программа федераль үзәктән булган финанс шартларына нигезләнеп башкарылачак. Беренче акча бүленеше 2016 елның гыйнварында ук булуы да ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа