Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2016 елда республикада 5 мең чамасы кеше онкология авыруларыннан үлгән

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкның онкодиагностиканы иртәрәк ясауга игътибарлы булмавын белдерә. Казанда һәм Татарстан буенча яман чирне иртәрәк ачыклау һәм гомерне куркыныч астына куймау буенча заманча диагностика технологияләре кертелә. Белгечләрне халык белән эшләргә өйрәтү бара, мәгълүмат кампанияләре эшли. Уңышлар белән бергә проблемалар да бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек...

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкның онкодиагностиканы иртәрәк ясауга игътибарлы булмавын белдерә.

Казанда һәм Татарстан буенча яман чирне иртәрәк ачыклау һәм гомерне куркыныч астына куймау буенча заманча диагностика технологияләре кертелә. Белгечләрне халык белән эшләргә өйрәтү бара, мәгълүмат кампанияләре эшли. Уңышлар белән бергә проблемалар да бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында "Татарстан онкология хезмәте стратегиясен тормышка ашыру" темасына багышланган коллегиядә ведомство башлыгы Гадел Вафин белдерде.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның 8 аенда Татарстанда онкология авыруларыннан үлүчеләр 1,2 процентка арткан. Республикада 5 меңнән артык кеше үлгән. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, үлем очраклары хатын-кызлар һәм ир-атлар җенес органнарында, сулыш юлларында һәм ашкайнату системасында онкология очраклары артуга бәйле. Казан, Аксубай, Югары Ослан, Актаныш, Азнакай һәм Нурлатта үлем очракларының республика дәрәҗәсеннән күбрәк булуы теркәлгән.

"Халыкның картаю факторы бар. Алда аталган районнарда бүген өлкән яшьтәге пациентлар күбрәк. Онкология авырулары өлкән яшьтәгеләрнең иммунитеты түбән булуга да бәйле. Әлбәттә, тикшерү, профилактика, халыкны мәгълүматлаштыру, авыруны үз вакытында ачыклау буенча активлык ике якны да кызыксындырырга тиеш. Кызганычка каршы, авылда яшәүчеләр тикшеренергә бару сәфәрен кичектерүне еш кына хуҗалыкта терлекләр булуы һ.б. факторлар белән бәйли", - дип сөйләде Гадел Вафин.

Хәзергә республикада онкология өлкәсендә профилактик эшләрнең алга баруын билгеләп үттеләр ведомствода. Соңгы биш елда авыруны иртәрәк ачыклау 16,9 процентка арткан. Бу юнәлештә уңышның башлангыч факторы татарстанлыларны тоталь диспансеризацияләү. Республика буенча беренчел диагностика кую өчен 69 онкология бүлмәсе һәм 6 онкология бүлеге ачылган. 2016 елда 100 меңнән артык кеше тикшерү узган, аларның 7 меңгә якынына шушы диагноз куелган.

"Халыкка ничек дөрес яшәргә, үз ресурсларын дөрес кулланырга: физик йөкләнеш, туклану, начар гадәтләрдән баш тарту яки алар белән артык мавыкмау турындагы мәгълүматны җиткерү зарур", - диде Идел буе федераль округы баш онкологы, Россия Федерациясенең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Рөстәм Хәсәнов.

Аның сүзләренчә, кагыйдәләр гади. Авылда һәм шәһәрдә иң мөһиме - вакытында тикшеренү. "Хәзер рак турында гына сөйләмим, клиник булмаган авырулар да бар, алар аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин", - диде Хәсәнов.

"Бу күрсәткечләр артында кешеләр язмышы. Онкология авыруларын беренче-икенче стадияләрдә ачыклап, авыруның язмышына йогынты ясау мөмкинлеге бирәбез. Шуңа күрә, технологияләр кертү һәм өйрәнүләр белән бергә, иртә диагностика өстенлекле булып кала. Уңышлар бар, бу тагын бер тапкыр профилактика тикшеренүләре, тикшеренүләрнең скрининг ысулларының нәтиҗәлелеген исбатлый. Халыкны мәгълүматлаштыру - ул быелгы елның инновациясе. Без халыкны мәгълүматлаштыру татарстанлыларның сакчыллыгын арттыруга, иртә диагностика яклы булуына өметләнәбез", - дип тәмамлады чыгышын министр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса