2016 ел – Онкологик чирлəргə каршы көрəш елы
Исегезгə төшереп үтəбез, сəламəт тормыш алып баруны пропагандалау максатында, узган ел Татарстан Республикасының Сəламəтлек саклау министрлыгы тарафыннан "Кан тамырлары чирлəрен булдырмау елы" дип игълан ителгəн иде.
Бу эшнең нəтиҗəле булуын быел ясаган статистика мəгълүматлары күрсəтə. Инфаркт, инсульт алучылар саны, 2014 ел белəн чагыштырганда, 720 кешегə кимегəн.2016 ел исə Онкологик чирлəргə каршы көрəш елы дип игълан ителде. Бу чирне республикада елына 16 меңгə якын кешедə ачыклыйлар икəн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа