Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

20 ноябрь – Бөтендөнья балалар көне

Бөтендөнья балалар көне. Әйе, календарьда нәкъ менә шундый көн дә бар. Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Бала хокуклары турындагы декларация кабул ителгәннән соң узган йөзьеллыкның уртасында барлыкка килә бу дата. Дөньядагы барлык балаларның бәхетле балачагын тәэмин итүгә булышырга чакыра әлеге бәйрәм.


Без - өлкәннәр "Балалар -тормыш бизәге" дияргә яратабыз. Менә шушы тормыш бизәге тууының беренче сәгатьләреннән әнисе назын, җылысын эзли башлый. Һәм төрле сәбәпләр белән шул җылыны таба алмаганнары да безнең арада байтак. Кемнәрдер өчен ул - язмыш сынавы, икенчеләрен исә әти-әнисе артык күргән, кирәк тапмаган. Ничек кенә булмасын, махсус балалар учреждениеләренә, асрамага алучы гаиләгә килеп эләккәнче, иң башлап,мондый сабыйларны медицина тикшерүе узу өчен балалар хастаханәсенә урнаштыралар.
- Балалар хастаханәсендәге социаль караватлар беркайчан да буш тормый, - ди учреждение баш табибы Елена Башкирова. - Без аларның барысын да кабул итеп алып, тикшерәбез, кирәк булган очракларда дәвалыйбыз. Әти-әниләре булганда, элемтәгә кереп, аларның күңелендә ана назы хисен уятырга тырышабыз. Бүгенге көндә медперсонал тәрбиясендә яңа туган балалар бүлегендә биш нарасый һәм зуррак ике бала ята. Кагыйдә буларак, андыйларны социаль хезмәткәрләр табып алып, бирегә китерә икән. Кайвакытларда ата-аналар үзләре үк ташлый. "Беркөнне шулай кабинетыма бала күтәргән бер хатын-кыз килеп керде, - дип сөйли Елена Геннадьевна. - Баланы өстәлгә куйды да: "Алыгыз, бу сезгә", - ди. Карыйм, күкрәк баласы гына. Бу хатын аңа кем булгандыр, әнисе микән, бөтенләй чит кешеме? Ярый әле, урамда ташлап калдырмагансыз дип, үзенә рәхмәт әйттем".
Баш табиб үзенең хезмәте буенча республиканың барлык бала йортларында булып чыккан. "Хәтта аларның иң яхшысы да бала урыны түгел. Һәр баланың үзенең гаиләсе, яраткан әнисе, әтисе булырга тиеш. Шуңа күрә дә без, барыннан да элек, ташланган баланы тудырган әнине эзлибез, "Ана" сүзенең бөек исем икәнен аңа аңлатырга тырышабыз. Әле менә күптән түгел генә тагын бер баланы гаиләгә тапшырдык. Әни кешене баланы туендырырга, киендерергә, сабыйны яратырга, аңа матур сүзләр әйтеп, иркәләргә өйрәттек. Ул хатын үзе дә тормышта яхшылыкны бик күрмәгәндер бәлки, ярату тойгысын ни рәвешле балага бирергә кирәклеген дә аңлап җиткермәгәндер. Безнең тырышлык белән аңлады: эшли, баласын тәрбияли, фатирына ремонт ясады, иң мөһиме, бала әниле булды", - ди Елена Башкирова.
Язылганнардан чыгып, шуны әйтәсе килә: язмыш тарафыннан ташланган ятим балаларга барыбызның да күңелләрендә - шәфкатьлелеккә, хәлгә керә белү тойгысына, ә аналарның йөрәкләрендә сабыйларына урын табылсын иде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса