2 нче лицейда “Балалар бакчасы һәм мәктәпнең эш системасында дәвамчанлык” темасына семинар үтте
2 нче лицейда "Балалар бакчасы һәм мәктәпнең эш системасында дәвамчанлык" темасына семинар үтте. Анда Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләренең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары һәм 6 нчы балалар бакчасы җитәкчелеге, татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләр катнашты. Лицейның милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Ф.В. Зәйнуллина "Балалар бакчасы һәм мәктәпнең эш системасында дәвамчанлык"...
2 нче лицейда "Балалар бакчасы һәм мәктәпнең эш системасында дәвамчанлык" темасына семинар үтте. Анда Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләренең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары һәм 6 нчы балалар бакчасы җитәкчелеге, татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләр катнашты.
Лицейның милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Ф.В. Зәйнуллина "Балалар бакчасы һәм мәктәпнең эш системасында дәвамчанлык" дигән темага чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларны лицей укытучыларының эш тәҗрибәсе белән таныштырды. 1 "в" сыйныфының татар һәм рус төркемнәрендә (укытучылары - А.Т. Бәдретдинова, А.Ф. Каюмова) ачык дәресләр күрсәтелде һәм аларга анализ ясалды.
Түгәрәк өстәл өлешендә семинарда катнашучылар алдында Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Ф.Т. Мәхмүтова "Балалар бакчасы һәм мәктәп эшендә дәвамчанлык: уңышлар һәм проблемалар" темасына чыгыш ясады, татар теле һәм әдәбиятын укытудагы үзгәрешләр, укытучылар алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Шулай ук 6 нчы балалар бакчасының татар теле укытучысы Д.З. Минушина "ФДББСны гамәлгә ашыру шартларында балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык", татар төркеме тәрбиячесе Л.Р. Кузнецова "Мәктәп һәм балалар бакчасында укыту-методик комплексын үзләштерүдә бердәмлек", 9 нчы мәктәпнең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.М. Билалова "Мәктәп белән балалар бакчасы арасында ныклы бәйләнеш", лицейның беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р. Хөснетдинова "Татар телен өйрәнүдә дәвамчанлык принцибы" темаларына чыгышлар ясадылар.
Түгәрәк өстәл артында семинар эшенә йомгак ясалды, ул уңышлы дип бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа