Яңалыклар
2 миллион сумлык самолет детальләрен урлаучыларны эзлиләр
5 апрельдә Казанда 2 миллион сумлык самолет детальләрен урлаганнар, дип хәбәр иткән «Татар-информга» хокук саклау органнары чыганагы.
Әлеге хәл кичә төнлә Кирпичников крамындагы 25нче йорт янында булган. Билгесез кешеләр «ГАЗель» автомобилен ачып, самолёт турбиннары өчен ясалган 2 әрҗә җылылык приборларын алып киткән.
Приборлар «Казан приборлар төзелеше конструкторлык бюросы» оешмасыныкы булган....
5 апрельдә Казанда 2 миллион сумлык самолет детальләрен урлаганнар, дип хәбәр иткән «Татар-информга» хокук саклау органнары чыганагы.
Әлеге хәл кичә төнлә Кирпичников крамындагы 25нче йорт янында булган. Билгесез кешеләр «ГАЗель» автомобилен ачып, самолёт турбиннары өчен ясалган 2 әрҗә җылылык приборларын алып киткән.
Приборлар «Казан приборлар төзелеше конструкторлык бюросы» оешмасыныкы булган. Әлеге предприятие безнең илнең очу аппаратлары өчен датчиклар һәм электрон аппаратуралар җитештерү белән шөгыльләнә.
Зыянның гомуми суммасы 2 195 225 сум. Әлеге факт буенча "Зур күләмдә урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
http://shahrikazan.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса