Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

19 марттан Бөгелмәдә төнге һәм күңел ачу биналары эшенә чикләүләр кертелә

Татарстан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясенә яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны кисәтү чаралары турында” санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе карарына ярашлы рәвештә, Бөгелмә һәм Бөгелмә районында төнге һәм күңел ачу биналары эшенә 22:00 сәгатьтән соң вакытлыча чикләүләр кертелә.

Моннан тыш, барлык оешмаларда вирус инфекцияләрен тарату чыганакларының берсе буларак кальян куллануны тыю кертелә. Чикләүләр вакыты чикләнмәгән - "санитар-эпидемиологик вәзгыятьне нормальләштерүгә кадәр".

Шулай ук комиссия карары белән барлык массакүләм чаралар да гамәлдән чыгарылды яки күчерелде - имин санитар-эпидемиологик вәзгыятькә кадәр.

Гамәлдәге санитария кагыйдәләрен һәм гигиена нормативларын бозу һәм санитария-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәмәү җаваплылык, шул исәптән җинаять җаваплылыгына китерә.

 bugulma.tatar.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса