18нче “Кыңгырау” балалар бакчасы
Туган телебезне саклау бүген тәрбиячеләр алдында торган иң зур бурычларның берсе.
Без һәр елны бәйрәмне балалар бакчасында билгеләп үтәбез. Безнең балалар бакчасына төрле милләт балалары: руслар да, татарлар да, чуашлар да, әзербайҗаннар да, әрмәннәр дә йөри. Тәрбиячеләребез дә төрле милләттән.
Быел без бәйрәмне “Без бергә! Без булдырабыз!” квест-уен формасында уздырдык. Балалар станцияләр буйлап йөрделәр, төрле милләт халкының гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүрешләре, мәдәнияте белән таныштылар, үзләренең дә белемнәрен күрсәттеләр, милли уеннар уйнадылар.
Бәйрәм матур җырлар, ши-гырьләр, уеннар белән бергә аралашып барды. Барлык балалар да бәйрәмнән канәгать калдылар. Туган илне, туган телне яратырга, ана телен һәм башка телләрне белергә кирәклеген аңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа