Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре 10 мең сум күләмендә тагын бер түләү алачак

Ярдәм күрсәтүне сорап кабат гариза бирергә кирәкми, түләү автомат рәвештә күчереләчәк.

Июль аенда ата-аналар 16 яшькә кадәр булган һәр балага 10ар мең сум күләмендә акча алачак. Ярдәм чарасы барлыгы 28 миллион балага биреләчәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. 


Игътибар итегез, июнь аенда түләү алган кешеләргә икенче түләү автомат рәвештә башкарылачак. Бу ярдәм күрсәтүне сорап кабат гариза бирергә кирәкми. Шундый ук автоматлаштырылган түләү механизмы өч яшькә кадәрге балалар үсә торган гаиләләргә мөнәсәбәттә дә гамәлгә ашырылачак, – дип билгеләп үтте Путин. 


Ниндидер сәбәп аркасында, моңа кадәр ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кешеләр моны гади һәм уңайлы юл белән – дистанцион рәвештә яки Пенсия фонды бүлеге аша эшли ала. 
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса