Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

150 меңенче пассажир

3 август көнне ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе 150 меңенче пассажирын бүләкләде. Аны Бөгелмә - Сургут рейсы буенча очучы пассажирлар арасыннан ачыкладылар. Җиңүче билетларны теркәү вакытында билгеле булса да, авикомпания җитәкчелеге әлеге серне азакка кадәр чишми торды. 150 меңенче пассажирның исеме самолетка утырганда гына мәгълүм булды. Тантанага ЮВТ АЭРО авиакомпаниясенең генераль директоры...

3 август көнне ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе 150 меңенче пассажирын бүләкләде. Аны Бөгелмә - Сургут рейсы буенча очучы пассажирлар арасыннан ачыкладылар. Җиңүче билетларны теркәү вакытында билгеле булса да, авикомпания җитәкчелеге әлеге серне азакка кадәр чишми торды. 150 меңенче пассажирның исеме самолетка утырганда гына мәгълүм булды.

Тантанага ЮВТ АЭРО авиакомпаниясенең генераль директоры Петр Трубаев та килгән иде. Нәкъ менә ул җиңүче исемен атады. Бәхет ул көнне Игорь Карповка елмайган булып чыкты. Ул гаиләсе белән Сургут шәһәренә оча иде. Игорьгә ике кешелек һәм ике якка оча алырлык юл билеты алырга мөмкинлек бирүче сертификат тапшырылды.

-- Без хатыным Лилия һәм ике улыбыз Андрей, Саша белән Лениногорск шәһәренә ялга килгән идек. Туганнарда җәйге ялыбызны уздырдык. Һәм менә -- көтелмәгән сюрприз. Җиңүче исемен әйткәнче Лилия миңа: "Берәр нәчәлник алыр әле бүләкне", -- дип пышылдаган иде. Көтелмәгән хәл - мин җиңүче. Әле кулыма нәрсә алганымны да аңлап бетерә алмадым. Авиакомпаниягә рәхмәт. Сюрприз ясый беләләр, -- диде ул шатлыктан елмаюын яшерә алмыйча.

-- Безнең өчен бу күктән төшкән приз. Сертификатны ел ахырына кадәр кулланып булачак. Хәзергә отпускыбыз бетте, бәлки, кыш көннәрендә тагын ял алып булыр. Мин үзем башлангыч сыйныфта укытам. Ә Игорь - нефть компаниясендә слесарь булып эшли. Безгә бүләк ясаулары өчен авикомпаниягә зур рәхмәтлебез, -- ди Лилия Карпова.

Фотоларга төшкәч җиңүче гаилә самолетка утырырга ашыкты.

ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе җитәкчесе Петр Трубаев сүзләренә караганда, бер ел элек үз эшен башлап җибәргән авиакомпания пассажирларга мондый сюрпризларны еш ясый икән. Мәсәлән, 1 июнь көнне -- барлык балаларга, ә 9 май көнне сугыш ветераннарына бушлай билетлар тапшырганнар. Авикомпания бүгенге көндә илнең 20 ноктасына рейслар ясый. Шул рәвешле, бер ел эчендә ул үз бортына 150 мең пассажир җыеп, тотрыклы эшләвен һәм авиакомпания хезмәтенә сорау күп, ихтыяҗ зур булуын дәлилләгән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса