Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

15 октябрьдә Бөгелмәдә «Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак

Бәйгене ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә Татар мәдәнияте үзәге оештыра.

Бөгелмәдә 15 октябрьдә традицион «Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак. Чара Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

Бәйгене ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә Татар мәдәнияте үзәге оештыра.

Фестиваль 2022 елның 15 октябрендә 09:30 сәгатьтә Бөгелмә шәһәре Гашек ур., 3 адресы буенча Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Узган ел мөнәҗәтләр фестивале 200 дән артык талантлы башкаручыны җыйды.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 10 октябренә кадәр Краснослободская урамы, 68 адресы буенча яки электрон почта адресы буенча кабул ителә: bugulma-muhtasibat@mail.ru; tatar.sentre@mail.ru.

Белешмәләр өчен телефон: 8-939-736-14-61; 8 (85594) 4-16-98.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса