15 июньдә традицион "Изге Болгар җыены" узачак
Күп санлы кунакларны Борынгы Болгар киләсе шимбә көнне кабул итәчәк: биредә «Изге Болгар җыены»бәйрәме узачак
Ачылу тантанасы 9.30 сәгатьтә Болгар шәһәрлегенең үзәк мәйданында узачак. Бәйрәм рухи музыкаль концерт белән дәвам итәчәк, 10.30 да «Кече манара һәм Хан Төрбәсе» комплексы территориясендә тәүбә (догалар-тәүбә итү), 12.00 дә Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы узачак. Бу көнне шулай ук 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр музей объектлары, 7.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр – Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре палаталарының сәүдә рәтләре, 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр интерактив мәйданчыклар эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа