14 декабрь - чаңгы сезонын ачу
14 декабрьдә 10.00 сәгатьтә кышкы спорт сезонын ачу кысаларында чаңгы эстафетасы узачак.
Декабрьнең беренче декадасында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге түбәндәге спорт чараларын оештыра:
- 2019 елның 14 декабрендә 10.00 сәгатьтә кышкы спорт сезонын ачу кысаларында чаңгы эстафетасы узачак.
Ярышлар программасы:
- 08.30 сәгатьтән 09.40 сәгатькә кадәр - гаризалар бирү, командаларны теркәү;
- 10.00 сәгатьтән 10.15 сәгатькә кадәр - парад-ачыш;
- 10.20 сәгать - хатын-кызлар эстафетасын башлау;
- 10.25 сәгать - ир-ат эстафетасы старты.
Дистанцияләр - 3 км һәм 2 км. Ярышларда катнашу өчен бер оешмадан бер һәм аннан да күбрәк команда катнаша ала. Зачетка командаларның иң яхшы нәтиҗәсе бара. Икенче команданың катнашуы конкурстан тыш узачак.
Ярышларда катнашучының оешма беркеткән старт номеры күрсәтелгән күкрәк номеры булуы мәҗбүри шарты булып тора.
- 2019 елның 14 декабрендә 12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр ГТО буенча 2 , 3; 5 км. чакрымга чаңгы ярышлары буенча сынаулар үтәчәк;
ГТО нормативларын үтәү өчен gto.ru сайтында теркәлергә, УИН номерын алырга, шулай ук паспорт мәгълүматларын бирергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон - 8-937-297-09-55 - Суняева Гүзәл Николаевна.
- 2019 елның 17 - 19 декабрендә 2004-05, 2006-07 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында МСМК призларына, СССР чемпионы Р.Бакиев призларына чаңгы ярышлары узачак. Көтелгән катнашучылар саны - 350 кеше. Катнашучылар старты: 18 декабрь һәм 19 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә.
Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа