Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

14 августтан 20 сентябрьгә кадәр Татарстан мәктәпләрендә Балалар иминлеге айлыгы уза

Бүгенге тормыш көтелмәгән куркыныч хәлләргә бай. Алар кешенең сәламәтлегенә, язмышына зыян китерергә сәләтле. Күп очракта бу категориягә аварияләр, һәлакәтләр, табигый казалар һәм башка төрле гадәттән тыш хәлләр керә. Әлеге мәсьәләләрдә иң тәҗрибәсезләр – ул яшьләр. Аларның тәҗрибәсе, тормыштан алырлык мисаллары, аларга әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе.

14 августтан 20 сентябрьгә кадәр Татарстан мәктәпләрендә Балалар иминлеге айлыгы уза. Белем бирү учреждениеләрендә юлда йөрү кагыйдәләре, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге, террорчылык актлары һәм гадәттән тыш хәлләр турында дәресләр, викториналар уздырыла. Һәр уку йортында мәҗбүри рәвештә өйрәнү эвакуацияләре уздырыла һәм янгын сүндерү частена экскурсия оештырыла.

 

Н. Дмитриенко,

ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча уку-методик үзәге Бөгелмә филиалы начальнигы.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса