Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

12 бөгелмәле коронавирус белән йогышланган

Алар белән элемтәдә булган кешеләр табиблар күзәтүе астында тора.

Узган атнада Covid-19 сәбәпле кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне бөтен Россия буенча 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карар имзаланды. Бу хакта атна саен үткәрелә торган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.

Алар арасына битлекләр, антисептиклар, социаль дистанцияне үтәү керә. Битлек режимы бары тик 2021 елның язында гына гамәлдән чыгарга мөмкин.

Ноябрьдә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны Татарстанда 43% ка арткан. Октябрь белән чагыштырганда 65+ яшьтә авырып китүчеләр саны ике тапкыр арткан. Коронавирусның читтән кертелгән очраклары кимегән.

Хәзерге вакытта Бөгелмәдә 12 кеше COVID-19 кеше авырый. 27 контактка керүче – медицина күзәтүе астында. Госпитальдә пневмониядән 51 кеше дәвалана, 549 кеше амбулаториядә дәвалана. Атна эчендә ОРВИ белән авыруның 452 очрагы ачыкланды.

"Шәһәрдәге һәм райондагы эпидемия хәле безнең дисциплинага бәйле. Мин чираттагы тапкыр Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерәм. Бер генә очракта да битараф булырга ярамый", – дип нәтиҗә ясады Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса